Каз өмәсе.

Аллага шөкер, быел үзен көттермичә генә, ап-кар бар дөньяны ямьләндерде. Авыл кешесенә каз өмәләрәре вакыты килеп җитугә билге инде ул…
Авылга күчкәннән (1998 елдан) бирле һәр елны 30ар каз үстерәбез. Үзенә күңелле мәшәкать ул!!! 1айлыкларны алабыз да, иң элек каргадан саклыйбыз, ә инде каурыйлары үсә төшкәч, күлгә озата бышлыйбыз. Иииии, казларның чумып-чумып уйнаулары үзенә бер кызык!!! Шулай итеп аларны ашатып, карап, коендырып вакыт та бик тиз уза. Җәй, көз үткәнен сизми дә каласың.
Мин сеңелем белән башлангычта укыганда, әнием казларны үзе генә башкара иде. Әти суеп тора, әни эшкәртеп тора, бары тик шул вак-төяк эшләргә генә кыстыра иделәр инде. Я чүпрәк бирершә, я моннан сөртеп алырга, я су түгергә. Ә инде без үсә-төшкәч башларын, канатларын кисергә, йолкырга, эчләрен эшкәртергә дә куша башлады. Шулай итеп һәрбер ялда 5-10 шар казны бетерә идек.
Менә берзаман, эшкә урнашкан вакыт кынамы икән, каз өмәсенә чакырдылар мине. Бардым, анда бар халык ашыга. Мунчага озаттылар. Инде миңа әзер, тутырылган каз йолкырга тапшырдылар. Мин үземчә, тиресе ертылмасын дип бик тырышып эшлим. Тырышкач бит эш бик озак эшләнә. Берсе шунда: “Нәрсә баядан бирле бер казны әмәлләп утырасың?!” дип әйтеп куйды. Ул өмәдә русча әйтмешли, “не из-за качества, а количества” эшләгәннәрен каян белим?! Бер хатын-кыз мактана: “Менә, мин инде бишенчесен йолкып бетердем,”-ди. Карасам… Шаклар катты… Ярты йоннары йолкынмаган, тиреләре ертылып беткән!!! “Ашаудан башка беркая да бармый инде ул, әйдә, ташла!”- диләр миңа. Башка сүз китермәс өчен, хуҗалар кичерер әле диеп, мин дә инде ерта-ерта йолкый башладым. Шулай менә һәр елны…
Соңгы арада күрше апа чакыра башлады. Аның да шул ук хәл! Эх, жәллим инде шул казларны, әрәм итәләр!!!
Шуңа күрә яратмыйм мин каз өмәләрен, анда күп сөйләшәләр, юк сүз сөйләшәләр, э эшләре.. әйтеп тә тормыйм инде.
Әтием һәм әнием әйтмешли, беркем кирәкми, бернинди өмә дә кирәкми безгә! Конвеер эшләп тора инде безнең: һәрберсе үз эшен башкара.
Эшнең асылын белсәң, бер дә артык түгелдер ул. Бик зур рәхмәт сезгә, әни, әти!

4 thoughts on “Каз өмәсе.

  1. Оһо, шулай укмыни? Ә минем каз өймәсендә булган юк)))

    Ә йон җүнләп йолкынмаган булса, матур түгелдер инде ул..

milliка җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган